Кан бирү җан бирү түгел, әмма... (фото)
Төрлесе

Кан бирү җан бирү түгел, әмма... (фото)

Балтачыбызда ике көн дәвамында зур изгелек эшләү бара. Районыбызда «Донорлар көне»н уздыру турында сайтыбызда язып чыккан идек.

Кичә Чепья төбәгендә Казаннан килгән мобиль кан алу үзәге эшләде, сау-сәламәт булып, мөмкинлек тапкан 70 якын кеше кан бирергә килеп, изге гамәле белән авыруларга ярдәм кулы сузды. Әле бүген дә шәфкатьлеләр сафын тулыландыра алабыз, моныӊ өчен бары Балтач үзәк хастаханәсе территориясендә куелган мобиль кан алу үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кан бирү җан бирү түгел, әмма гомере кыл өстендә торган авыруга кан салу ул аӊа җан өргән кебек кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев