Кырау төшүләр дә булырга мөмкин.
Белгечләр белдерүенчә, быел май җылы һәм коры булачак. Һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак көтелә (май аенда норма +13 градус дип санала).
Явым-төшемгә килгәндә, аларның саны уртача айлык күрсәткечтән азрак булачак. Майда Башкортстан буенча норма 35-55 миллиметр тәшкил итә.
Шул ук вакытта, Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, май аенда һава торышы җылы һәм коры булуга карамастан, кырау төшүләр дә булырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев