Май аена халык сынамышлары
Төрлесе

Май аена халык сынамышлары

Май аена сынамышлар белән таныштырабыз ??

 Май башы җылы торса, икенче яртысы салкын булыр һәм киресенчә.
✅ Май коңгызы күп булу — корылыкка.
✅ Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә зыян.
✅ Майда яңгыр күп яуса, сентябрь коры килер.
✅ Май салкын килсә, ашлыкка туклык, чебенгә юклык булыр.
✅ Күке күкелдәмичә, май җылытмый.
✅ Майда яңгыр күп булса, арыш уңар.
✅ Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сынамышлар май сынамышлары халык сынамышлары

Нет комментариев