«Наз»лылар кызыклы сәяхәттә булды (фото)
Төрлесе

«Наз»лылар кызыклы сәяхәттә булды (фото)

"Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.

Музей директоры Гарифҗан Галиев музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосурәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәһшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды.

Ахырдан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Әлеге сәяхәтләр тернәкләнүчеләргә туган ягыбыз тарихы турында өстәмә мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр «Наз» бүлекчәсеннән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев