Шода авылында гармун уйнап тау шуганнар (+фото)
Төрлесе

Шода авылында гармун уйнап тау шуганнар (+фото)

Шода балалар бакчасы-башлангыч мәктәп комплексы коллективы ел саен гаиләләр белән тау шуарга чыга.

Матур гадәт буенча быел да балалар бакчасы-башлангыч мәктәп коллективы балалар һәм әти-әниләр белән берлектә тау шуу бәйрәме оештырды.

- Рәхәтләнеп чана шудык, пылау белән сыйландык, коймак белэн чәй эчтек, – дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар.

Бәйрәм бик күңелле узган. Шода авылының оста гармунчысы Фаяз Габделхаков исә бәйрәм кичен гармун моңнарына күмгән. Әлеге чарадан әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев