Сириядәге операция 33 миллиард сумга төшкән
Төрлесе

Сириядәге операция 33 миллиард сумга төшкән

Сириядә операция башкару өчен РФ Саклану министрлыгы бюджетыннан 33 миллиард сум акча тотылган. Хәрби әзерлек һәм өйрәнүләр уздыру өчен нәкъ менә шул суммада акча сарыф ителгән.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин җиткерде. Ил башлыгы әйтүенчә, Сириядәге операциядән соң өстәмә чыгымнар сорала, ләкин алар үз-үзен аклаячак. Владимир Путин сүзләренчә, Россиянең заманча коралы Сириядәге сугышта уңышлы сынау узган. Бу тәҗрибә Россия хәрби көчләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: intertatgazeta

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев