Яңгул авылында яшәүче Хәлимә ханым 10 елдан артык кардан сыннар ясау белән шөгыльләнә.
Әлеге эшне ул кемдер кушканга түгел, ә чын күңеленнән башкара. - Мин ясарга бик яратам һәм сыннарны гуашь белән буйыйм, - ди сыннар патшабикәсе. Аның сыннарыннан ихласлык бөркелеп тора, чын күңелдән яратып эшләгән эш кенә шундый нәтиҗәләр бирергә сәләтле шул. Афәрин, Хәлимә апа.
Зәлия Хәсәнова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев