Татарстан синоптиклары көчле яңгырлар көтелә дип кисәтә
Төрлесе

Татарстан синоптиклары көчле яңгырлар көтелә дип кисәтә

Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.

Татарстан синоптиклары Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр һава торышы ныклап үзгәрәчәге хакында кисәтә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Урта Идел буе территориясе өстендә циклон барлыкка килү сәбәпле, Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр уртача куәтле һәм көчле яңгырлар көтелә, дип фаразлый.
5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булу ихтималы зур. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15 - 20 метрга кадәр. 6 июльдә секундына 21 - 26 метрга кадәр булуы фаразлана.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев