Татарстанда якын тәүлектә яшен һәм көчле җил көтелә
Төрлесе

Татарстанда якын тәүлектә яшен һәм көчле җил көтелә

Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк

Җомга Татарстанда яшен, томан һәм боз явуы көтелә. Шулай ук җил кыска вакытка секундына 21 метрга кадәр көчәячәк дип яза Татинформ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга яшен вакытында урамга чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга кирәклеген искәртә. Балаларны караусыз калдырырга ярамый. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Йортның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балкон һәм лоджиядән урамга төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга киңәш ителә. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев