Түнтәрнең Новая урамы кардан чистартылмый
Төрлесе

Түнтәрнең Новая урамы кардан чистартылмый

- Кар яудымы урамыбыздан үтә торган түгел. Балаларны бакчага илтә алмыйча калганнар көннәр дә бар хәтта. Ә бит эшкә дә йөрергә кирәк. Башка урамнарда мондый проблема бар дип белмим, ә ни өчен безгә генә шундый караш соң? - дип шалтыраталар Түнтәр авылының Новая урамында яшәүчеләр.

Әлеге сорау белән Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфиловка мөрәҗәгать иттек.
- Мондый хәл гел күзәтелми, булса бер я ике булгандыр. Юлларны чистарта торган техникада яшь егет эшли башлаган иде, белмичә генә калдырган ул аны. Әлеге мәсьәлә хәл ителде, урамнарын чистартып торабыз, - дигән аңлатма алдык авыл җирлеге башлыгыннан.
Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең җирлекләрдә хәл ничегрәк тора? Шул хакта безгә язсагыз иде, мөмкин булса фотоларын да җибәрегез.
Фото: playcast

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев