Төркиядә кар яуган
Төрлесе

Төркиядә кар яуган

Төбәктә һава температурасы берничә сәгатьтә +7 градуска кадәр төшкән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Төркиянең Карс провинциясендә туристлык сезонында кар яуган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Һава торышы кискен үзгәрү аркасында популяр курортларга бара торган юллар берничә сәгатькә ябылган. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төбәктә һава температурасы берничә сәгатькә +7 градуска кадәр төшкән.

Аномаль кар явуга төбәктә яшенле яңгыр сәбәп булган.

 

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев