Улы әнисен кыйнап үтергән һәм мәетен фатирда калдырган
Төрлесе

Улы әнисен кыйнап үтергән һәм мәетен фатирда калдырган

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында фаҗига булган.

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында үтерелгән хатын-кыз мәетен тапканнар. Бу хакта “ТАСС” Россия Тикшерү комитетының башкаладагы Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Ведомствода сөйләп үтелгәнчә, хатын-кызның мәете фатирда табылган. Аны бик нык кыйнаганнары билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәрхүмгә үзенең улы кул салган. Фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли. Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.



Чыганак:

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


язмыш

Нет комментариев