Яңа җитәкче. Кайда? Кем?
Төрлесе

Яңа җитәкче. Кайда? Кем?

Ильвир Мөбарәк улы Фәтхетдинов районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.

Ул 1978 елның 15 июнендә Яңа Салавыч авылында туган. 2006 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (юриспруденция, юрист).  Армия сафларында булып кайтканнан соң, Балтач сөт-май комбинатында, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең Балтач бүлегендә эшли. Быелның 9 июленнән районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шәхесләр

Нет комментариев