Республикада атна саен шимбә көннәрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел да 9 май - Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итүенчә, ярминкәләрне халык үз итә, шуңа аларны Яңа елга кадәр генә түгел, ә 9 майга кадәр дәвам итәргә карар кылынган.
Узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,5 миллиард сумлык продукция сатылган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев