25 май - Россия паспорты көне уңаеннан, Балтач ЗАГС бүлегендә гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 30 май көнне танталы рәвештә 11 яшь балтачлыга паспорт тапшырылды.
Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде. Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт - теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул. Аларга миграция хезмәтенең район бүлеге хезмәткәре Ф.Минһаҗева паспортлар тапшырды. Ә аннан илебез гимны яңгырады. Чара азагында барысы бергәләп фотога төштеләр.
Зөһрә Әхмәтханова,
ЗАГС бүлеге мөдире.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев