Бүген Казан каласында “Ышаныч һәм иминлек” дигән исем астында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында узган бәйгедә уңыш казанучыларны бүләкләделәр.
“Хезмәт” газетасы редакциясе дә бәйгенең “Яхшы район газетасы” дигән номинациясендә катнашып, Дипломга лаек булды. Әлеге республика бәйгесендә бу беренче генә уңышка ирешүебез түгел, алга таба да ЮХИДИ белән берлектә эшебезне дәвам итеп, юллардагы иминлекне аңлату-пропагандалауга өлеш кертербез, юл хәрәкәтендә катнашучыларны бәла-казалардан йолып кала алырбыз дип ышанабыз.

Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев