Банклар белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Татфондбанк кешеләргә салган кертемнәрен бирә алмыйча, ябылырга мәҗбүр. Ә «Ак Барс» банк киресенчә иң ышанычлы банклар рейтингына керде.
Менә ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән дә 19 декабрьның иртәсендә кызыклы вакыйга булган. «Ак Барс» банк башта аның картасына 6 миллионга якын акча күчергән. Аннан соң, шул акчаны бер сәгать эчендә гафу үтенеп, кире алган.
«Иртән «Ак Барс» банкы сөендерә белә! Сәгать ярымга гына булса да үзеңне миллионер итеп хис итеп алуы рәхәәәәәәт икән!», дип яза Зөлфәт Инстаграмда.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев