Бадминтон ярышында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашучының гомере өзелгән
Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның уен вакытында хәле начарайган.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда узучы бадминтон ярышларында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашучының гомере өзелгән. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның уен вакытында хәле начарайган. Аның йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемалары булган дип фаразлана.
Табибларның кизү бригадасы ашыгыч рәвештә медицина хезмәткәрләрен чакырткан. Ир-атка урында беренче ярдәм күрсәткәннән соң Республика клиник хастаханәсенә операциягә озатканнар. Әмма ул хастаханәгә барып җиткәнче үлгән.
Гайнуллин медицина учреждениесендә табибтан ярышларда катнашу өчен рөхсәт алган булган.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Илгиз Ильяс улы Гайнуллинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев