Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә

Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркемен җитәкли.
120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырылган утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Торак һәм иҗтимагый урыннар белән бәйле илкүләм проект – иң масштаблы һәм катлаулы проектларның берсе. Бүген торак алуда төп механизм – ипотека. Әмма процент ставкасы арту сәбәпле аңа ихтыяҗ кимергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.
ТР Президенты искәрткәнчә, торак төзелеше социаль инфраструктураны үстерүне таләп итә. «Без халыкны мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр белән тәэмин итәргә тиеш, ә моңа зур акчалар кирәк. Әлеге бурычларны комплекслы төстә хәл итү өчен безнең илкүләм проектны башка федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән берләштерү зарур. Тиешле база булдыру һәм төзелештә шундый күләмнәргә ирешү өчен якынча 2-3 ел вакыт таләп ителәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда Россия Дәүләт Советының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру мәсьәләләренә багышланган Президиум утырышы уза. Эшче төркемне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180599/
-
23 февраль 2019 - 21:41“Рекорд бар. Дәвамлы булсын!” (+фоторепортаж) Җыелыш буласы көннәрдә генә “Татарстан” хуҗалыгы үз тарихында (һәм әлегә район тарихында да) беренче тапкыр көндәлек 20 тоннадан артык сөт савып, зур уңышка иреште.8902
-
23 февраль 2019 - 20:11Сорау – сездән, җавап – бездән Йортта аш-су калдыклары шактый җыйнала. Мал-туар, кош-корт асрамыйбыз, шуңа күрә кая ташларга белмибез. Каты-коты икмәкләрне әнигә илтәбез, ул язга бәбкәләргә киптерә. Унитазга ташла, без шулай итәбез, диләр.8702
-
23 февраль 2019 - 18:41Күңел «укытучым» дип эндәшә Укытучы булу җиңел түгел. Балаларны чын кеше итеп формалаштыруда беренче эзләрне, ата-анадан кала, укытучы сала. Ул белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерли.12302
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре_1
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре
-
18 февраль 2019 - 14:41Газетаның 6нчы санында (15 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
11 февраль 2019 - 16:11Газетаның 5нче санында (8 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
22 февраль 2019 - 19:36Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән. Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.70202
-
23 февраль 2019 - 11:51“Балаларын әбиләренә калдырып, Кукмарага диспансеризация үтәргә барганнар” Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында яшәүче Ләйлә белән Фәнзил Миңнемуллиннарга бүген кара кайгы килде. Алар йорт-җирләрен генә түгел, ике газиз балаларын югалтты. Сабыйларның гомерен янгын өзгән.67001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика