Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Астрологлар киңәше: 2022 елны нәрсәгә багышларга?

Астрологлар 2022 елны карьерага һәм шәхси брендны үстерүгә багышларга киңәш итә.

Астрологлар кайсы йолдызлык вәкилләренә уңыш елмаячагын һәм 2022 елга нинди максатлар куярга икәнен сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Астрологлар Элеонора Гинзбург һәм Лилия Любимова фикеренчә, киләсе елда шәхси казанышларга һәм карьерага игътибар юнәлтергә кирәк.

«Шәхси казанышларга игътибар бирергә киңәш итәм, чөнки Юлбарыс елы - актив ел, ул беренче чиратта шәхси брендны үстерү, шәхси казанышлар белән бәйле ел. Бу беренче чиратта карьера булдыру, эш алыштыру, югарырак вазифа алу, үз эшен ачу кебек максатлар куйган индивидуалистлар елы», — дип сөйләде Лилия Любимова.

Ул киләсе елда Балык, Кысла һәм Чаян йолдызлыгында туган кешеләр өчен уңыш елмаячак, ә Кыз, Укчы һәм Игезәкләр өчен Юлбарыс елы катлаулырак булачак, диде. Гинзбург фикеренчә, 2022 ел карьера өлкәсендә уңышлы булачак.

«Быел Кәҗәмөгез билгесендә бик яхшы вазгыять булачак — анда күп планеталар һәм ак Ай була, ул исә безгә бары тик яхшыны гына күрсәтә. Шуңа күрә һөнәри үсеш, карьера белән бәйле теләкләр яхшы чынга ашарга мөмкин», — диде астролог.

Чыганак: Интертат ; фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр йолдызнамә астрологлар киңәшләре