Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Әбием көндәлеге

Җәй көне әни өй чормасын җыештырганда дәү әбиемнең көндәлегенә тап булды.

1941 ел, 22 июнь. Көн гадәттәгечә башланды. Әни бакчада эшли иде, ә мин аңа булышам. Кинәт нидер булды, кешеләр хафалана башлады. Әни сугыш башланды, диде һәм капчык сумкаларга кирәк-яраклар җыя башлады. Шулай итеп ике абыемны сугышка озаттык. Минем абыйлар гына түгел, ярты авыл китте фронтка. Җигелгән 20ләп ат көтеп тора иде аларны. Закир абый гармун уйнады, әниләр җырлады. Исән-сау булып, тизрәк җиңеп кайтыгыз. Мин сезне бик яратам. 
1943 ел, 12 июнь. Берничә көн элек безне – 14-15 яшьлек балаларны районга клубка чакырдылар. Врачлар килеп, һәрберебезне тикшереп чыктылар. Күпмедер вакыттан сумкалар тотып, әниләр дә килделәр. Ул сумкалар безгә булып чыкты. Шул көнне безне ФЗӨгә җибәрделәр. Бөтен кеше елады. Әни мескенкәй минем белән соңгы тапкыр күрешкән төсле саубуллашты. Шулай озакка киттек микәнни? Беренче көнне Борнак авылында йокладык. Иртән җәяү Шәмәрдәнгә төшеп, товар поездларына утырдык. Шулай итеп, бүген Казаннан ерак булмаган Парадский дигән җиргә килдек. 
1943 ел, 5 август. “Серго” дигән военный заводта браковщица булып эшлим. Беренче тапкыр заводка кергәч, мондагы тавыштан куркып, кочаклашып елашкан идек кызлар белән. 
1945 ел, 12 октябрь. Сугыш күптән бетте инде. Әмма без һаман корал ясыйбыз. Узган атнада, абый сугыштан кайтты дигән хәбәрне ишеткәч, дус кызым белән качып кайттык. Шундый сагынган идем үзен! Абыем исән-сау! Мин шундый бәхетле! Ике көннән кире эшебезгә кайттык. Качып киткән өчен җәза каралды үзебезгә: 6 ай дәвамында ипине тиешенчә бирмәячәкләр. Булсын... Ә мин өйдәгеләрне күрдем! 
1948 ел, 16 март. Өйгә кайтам! Әллә чынлап та бетте? Әллә чынлап та түздек? Әти-әни, туганнар белән очрашуны уйлыйм. Ничек сагындым мин сезне! Туганнарым, туган авылым, туган җирем, ничек кадерле сез миңа! 
                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       Ландыш Кәримова

                                                                                                                                                                                   Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев