Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Дивизиянең унҗиденче Герое

Гыйльметдинов Гайфетдин Гыйльметдин улы – Советлар Союзы Герое, Смәел авылында туган

Безнең Геройлар
Балтач һәм Смәел авылларындагы берәр урам батыр якташыбыз Г. Гыйльметдинов исемен йөртә.
“Гыйльметдинов Гайфетдин 1913 елның 13 гыйнваренда Смәел авылында туган. Шушында башлангыч белем ала. Бик яшьли авыр крестьян хезмәтендә катнаша башлый. Ярлы гаиләдә туганлыктан, аңа авылның хәлле кешеләренә ялланып күп эшләргә туры килә. Авылда колхоз оешу белән Гыйльметдиновлар гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Гайфетдин авылдагы комсомол ячейкасы секретаре, изба-читальня мөдире була. Ул авылда колхоз төзүне оештыручыларның иң активларыннан берсе.
Г.Гыйльметдинов 30нчы еллар уртасында Донбасс якларына китә, Горловка шахталарында күмер чаба. Шуннан ул Кызыл Армиягә алына. Аңа Хәсән күле янында япон империалистлары белән авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күп тә үтми, акфиннәргә каршы сугыш башлана – Гайфетдин монда да алгы сафта була.
Сугышлар тынгач, кабат шахтага кайта. Әмма тыныч хезмәте озак дәвам итми – 1941 елның июлендә ул инде кабат фронтта. Өченче Украина фронты гаскәрләре сафында, 39нчы укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Гвардия сержанты Г.Гыйльметдинов пулемет отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Г.Гыйльметдинов үзенә сүнмәс дан китергән батырлыгын Бөек Ватан сугышы тарихына иң героик сәхифәләрнең берсе булып кереп калган Днепрны кичү вакытында эшли. 1943 елның 24 октябрендә аның отделениесе Днепропетровск шәһәре янында Днепрны беренче булып кичеп чыга һәм анда плацдарм яулап, ротаның кичүен каплап тора, алай гына да түгел, көтелмәгән җирдән кинәт дошман траншеяларына бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр итә, Днепрны кичеп чыккан ротага киң плацдарм тәэмин итә. Г.Гыйльметдинов отделениесенең тиңсез батырлыгы дистәләгән дошманның башына җитә, зур елга кичүе вакытында була торган зур югалтулардан үзебезнең солдатларны коткара, дистәләгән совет солдатларының тормышын саклап кала.
Батыр якташыбыз сугыш юлын дәвам итә. Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә, 1944 елның июнендә, батырларча һәлак була”, – диелә Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән “Балтач энциклопедия”сендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев