Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Горурлык

Сугыш елларында туган, үскән, яшәгән, сугышта катнашкан бар кешеләр мең батырлык кылганнар. Безнең гаиләне дә бу сугыш читләп үтмәде.

Минем әтиемнең бабасы Мөбарәкша Гарапшин сугышка кадәр районның ин танылган шоферы була. Аңа җаваплы бурыч тапшыралар. Ул райком вәкилләрен йөртә. Сугышка ул соңрак керә һәм иң авыр вакытка туры килә – Мәскәү өчен барган көрәшнең алгы рәтләрендә була. Мөбарәкша бабайны үлем һәрвакыт читләп үтә. Оста шофер булганга аны катюшага утырталар, аннары Ленинград сугышына иң яхшы шоферны сайлап алалар. “Дорога жизни” – дип аталган юлдан ул Ленинградка бик күп ашамлык ташый, аннан ярым үле балаларны алып чыга. Бабамның хатирәләрен әле дә безнең гаиләдә сөйлиләр: “Иң авыры шул балаларны күрү, аларның ап-ак, көя башлаган йөзләренә карау, аларны тиздән сугыш бетүенә ышандыру, өмет уяту иде”, – дип әйтә торган булган. Бар авырлыкларны кичереп бабам исән-имин сугыштан әйләнеп кайта. “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ә өйдә Мәрьям әбием балаларны ачлык үлеменнән саклаган. Тагын яңа балалар туа, шуларның берсе – минем дәү әти Ринат Мөбарәкша улы Гарәпшин була. 
Минем әтиемнең икенче бабасы – Зөфәр Харис улы Гарипов. Авыр тормыш юлы үтә ул. Ачлык елларында ятим калып балалар йортында үсә. Укый, үзенә укытучы һөнәрен сайлый. Балтач районына эшкә җибәрәләр, Субаш мәктәбенең директоры булып эшли. Ләкин сугыш үзенә яңа корбаннар таләп итә. Әбиемә балаларын тапшырып, бабаем фронтка китә, куркыныч Сталинград сугышына эләгә. Күп батырлыклар күрсәтеп, каты яраланып, үлем хәлендә госпитальләрдә озак дәвалана. Сугыш беткәч, үзенең гаиләсенә әйләнеп кайта. Зөфәр Гарипов 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ә ул вакытта әбием Сәйдәбикә бабам урынына директор булып кала. Мәктәпнең икенче яртысында сугышта әти-әнисез ятим калган балалар өчен интернат ачалар. Әбиемнең сөйләве буенча, балаларны ач үлемнән алып калыр өчен, үзе ашамыйча, булган ашамлыкларны ятимнәргә ашаткан, шулай итеп, күбесен аякка бастыра алган. 
                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   Альмира Гарәпшина,                                                                                                                                                               Балтач гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев