Сугыш хәтирәләре оныкларда саклана....
1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә немец – фашист гаскәрләре тыныч күгебезне бозып, безнең илебезгә басып керәләр.
Көтмәгәндә, чик буендагы шәһәр, авыллар бомбага тотыла, җимерелә, яндырыла. Менә шулай итеп Бөек Ватан сугышы башланып китә һәм ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр дәвам итә. Бу дәһшәтле сугышта безнең илебез җиңеп чыга. Быел бу Бөек җиңүгә 75 ел.
Сугыш җиле һәрбер гаиләнең ишеген кага һәм тарихта үзенең мәңге онытылмас кайгы - хатирәләрен калдыра.
Мин әле дүртенче сыйныфта гына укысам да, бу сугышның никадәр куркыныч булганын дәү әтиемнең сөйләгәннәреннән беләм. Ә аңа әтисе, ягъни минем карт бабаем ачынып сөйли торган булган.
Минем дәү әтиемнең әтисе Корбанов Җәләлетдин Корбангали улы, аның абыйсы Корбанов Әхмәтгали Корбангали улы, дәү әтиемнең әнисенең абыйсы Гатиятуллин Сабир Гәләветдин улы бу дәһшәтле сугышта катнашалар. Әхмәтгали абый һәм Сабир абый илебез өчен барган көрәштә батырларча һәлак була.
Язманың дәвамын "Хезмәт" газетасының алдагы санында укый аласыз.
Автор: Зилә Корбанова
Бакый Зыятдинов исемендәге
Карадуган гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев