Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

Бети апага да туксан яшь тулды

Балтач бистәсенең Речная урамында өч катлы яңа йорт бар.

Биредә 67 ел бергә гомер итүче Галимҗан ага һәм Фәния әби уллары Азат гаиләсе белән яши. Азат  машиналар ремонтлау  осталарының берсе. Киленнәре Диләрә күпфункцияле үзәктә җир мәсьәләләре буенча белгеч. Янәшәдә өч онык – Ирек инде студент, Динә Балтач гимназиясенең югары сыйныфында, Азамат та биредә үк башлангыч сыйныфта белем ала. Әби белән бабайның тагын өч улы һәм бер кызы бар, кызганыч, улларының берсе юл һәлакәтендә вафат булды. Җәмгысе 11 онык, егермеләп оныкчык. Бергә җыелышкач өч катлы йорт гөжләп тора, Фәния апаның юбилее көнне дә шулай. Сәяхәтләрдә еш йөрүче танылган оныклары, кино сәнгатен үстерүгә өлеш кертүче Рәхимбай да кайткан, юллар төзү -ремонтлау буенча үз эшен булдырып, узган ел  «Ел җитәкчесе»  исеменә лаек булган Руслан да биредә. Рәхимбай әбисе белән бабасының тормыш юлы турында фильм да әзерләгән. Бар нәсел-нәсәбе тырыш Зариповларның. Фәния апа әнә шуңа куана, гомер заяга узмаган, ди. Картлык үзенекен иткән, күзләре дә бик начар күрә хәзер, сөйләшергә дә кыенрак. Шуңа күрә аның өчен юбилей кунагы – Яңа Салавыч авылында гомер итүче сеңлесе Әлфия Гафиятуллина сөйли:

– Фәния апаны гомер буена бети апа дип йөрттем , – ди, инде үзе дә олы яшьләрдәге сеңлесе.– Бездә исем белән дәшү булмады. Рәфкать абыйны дәү абый, Наҗия апаны дәү апа, Фәния апаны бети апа, Рашит абыйны бети абый дип йөрттек, мин төпчеге инде. Безгә кадәр әти-әнинең тагын ике баласы булган, алары сабыйчакта ук үлгән. Барлыгы җиде бала. Үскәндә без бик дус-тату яшәдек, бер тапкыр да ачуланышкан булмады. Апам кияүгә киткәч тә, колхозда эшләгән чакта, төш вакытында да Балтачка аның янына төшеп менә торган идем. Ял көннәрендә инде. Болай вакытлары юк иде, төшке ашка да тиз генә йөгереп кайта торган иде, малларына ашау салып, балаларына ашарга җылытып, ашатып китә торган иде. Балачакта ашарга-эчәргә булмады инде, барыбыз да ачлы-туклы йөрдек. Мин беренче сыйныфка кергәндә, Фәния апа 7 сыйныфта укый иде. Җизни бик әйбәт кеше булды. Балалары да хәзер, әнә, ничек әйбәтләр! Көн дә килеп хәлен белеп торалар. Төп йорттагы килен белән малай апамны да, җизнәбезне дә бик хөрмәтлиләр, тәрбиядә генә тоталар.

«Мехчы» җәмгыятендә бертуктаусыз бер өстәл артында 40 елдан артык эшләгән кеше ул Фәния апа. Бу хакта юбилярны котларга килгән «Мехчы» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәүсә Фәхретдинова сөйләде:

– Фабриканың тулы куәткә эшләгән чагы, – ди җитәкче ханым. –Типчеп-типчеп кесә текте ул. Кайчакта йөкләмәләр шулкадәр күп булыр иде, – Фәния апа, икенче сменага калалмассың микән? – дип әйтүгә, хәзер, кайтып Галимҗаным белән балаларымны гына ашатып киләм дә, калырмын,– ди торган иде. Әнә шундый хезмәт сөйгән батыр ханымнар белән эшләдек ул заманда.

Чыннан да, батыр ханым булган ул Фәния апа. Лачындай дүрт ул үстереп, дүртесен дә армия сафларына озаткан, гаилә корганда хәер-фатихасын биргән, оныкларын баккан, иренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәгән, эштән курыкмаган (хәер, дүртенче сыйныфны тәмамлагач та җәйге каникулларда колхоз эшендә чыныгып үскән кыз ләбаса ул), ике мәртәбә йорт җиткергәндә дә йөгереп йөргән (өченчесен менә төп йорттагы Азат улы гаиләсе җиткерде), туганнарын онытмаган кыю йөрәкле, наз тулы күңелле, миһербанлы кеше ул. «Ана даны» медале иясе. Галимҗан ага да гомер иткән хатынына бик рәхимле, әле дә булса бу йортта өстәл янына иң беренче бабай әбине утырта, ашарына ярдәм итә, кашыкларын туры тотарга булыша, әбидән күзен дә алмый. Оныклар моны күреп үсә. Алар да киләчәктә әти-әнигә шушындый ук рәхимле карашта булачагына шик юк.

Дәвамлы бәхетле картлык сезгә, Фәния апа! Сезнең парлы тормыш, олыгайган көнегездә бер-берегезгә карата булган җылы, якты, илһамлы мөнәсәбәт район тарихына алтын хәрефләр белән мәңгелеккә теркәлсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь