Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Кешене урын бизәми, эш бизи»

Чапшарда туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәүче Фагыйлә Закирова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район «Наз» бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш агрономы Азат Ганиев килгән иде. Алар Фагыйлә апага изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

– Мине зурлап килгәнегезгә зур рәхмәт. Кешене урын бизәми, кешене башкарган хезмәте бизи. Барыгыз да эш урыннарыгызда мактаулы булыгыз,– дип изге теләкләрен ирештерде Фагыйлә апа.

Фагыйлә апа Чапшар авылында Закир абый белән Рәхимә апаның беренче балалары белән туа. 1941 елның җәен яхшы хәтерли, ул сугышка чакыру килгәнен әйтергә дип әтисен басудан чакырып алып кайта. Закир абый шул китүдән кайтмый, хәбәрсез югала. Дүрт бала ятим кала.

– Үзебезнең тамак ач булды, фронт өчен дип бәрәңге киптерә идек, оекбаш бәйләдек, чабата үрдек, – дип искә ала дәһшәтле еллар хакында Фагыйлә апа.

Ул 8 класс белем ала, аннан Лаешка җибәрәләр. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, кыз урман кисүчеләргә ашау пешереп тора. 1951-1954 елларда Киров өлкәсендә торф чыгаруда эшли. Аннан кайткач, читкә чыгып китмәсеннәр дип паспортларын җыеп алалар, шуннан лаеклы ялга чыкканчы, күмәк хуҗалыкта эшли: бозаулар да карый, сыерлар да сава. Намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Юбилее көнендә Фагыйлә апада кунакта бертөркем балалар белән Чапшар авылы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева да булды. Туган көне белән котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшыргач, юбиляр күз яшьләрен тыя алмады.

Фагыйлә Закирова төп нигезендә үзе генә яшәсә дә ялгызы түгел. Кызы Наилә берничә йорт аша гына яши. Оныгы Илнур да әбисе өчен үлә язып тора, оныкчыклар да әби дип яныннан китми. Фагыйлә апаның бертуганнары да исән, сеңелләре Халисә, Мансура, Зөлхәбирә һәрдаим хәлен белеп торалар.

– Булганына шөкер итеп яшәгез, еллар имин булсын. Онытмагыз: чибәрлек ул туйда кирәк, ә холык-фигыль, мәхәббәт тормыш иткәндә кирәк, – диде Фагыйлә апа саубуллашкан чагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей