Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Исхаковларда бер көндә ике бәйрәм (+фоторепортаж)

Норма авылында яшәүче мөхтәрәм өлкәннәр Флера апа һәм Мөхәрләм абый картлык көннәрен парлы каршы алуларына, кадер-хөрмәттә яшәүләренә шөкер итәләр

Норма авылында яшәүче Исхаковлар гаиләсен бүген берьюлы ике бәйрәм белән котладылар. Аның берсе - гаилә башлыгы Мөхәрләм абыйның 90 яшьлек олуг юбилее, икенчесе - Флера апа белән парлы тормыш коруларына 65 ел.

"Безнең балачак бик авыр елларга туры килде", дип хатирәләренә бирелә юбиляр һәм туктап кала. Әйе, ачлык якасыннан тоткан мәлләре була алар гаиләсен, тик гомерләре бетмәгәч, яшәү насыйп була. 4 сыйныфтан алып урман кисүләр белән башланып киткән хезмәт сукмагында бар төр эшләрне дә башкара Мөхәрләм абый, эштән курыкмый торган ир була ул, гомерлек яры Флера апа белән дә парлашып хезмәт куюлар да насыйп була. Юбилее уңаеннан җиткерелгән һәрбер изге теләккә Мөхәрләм абый үзе дә матур теләкләрен ирештереп утырды. Әлеге гаилә, аларның тормыш юллары хакында газетабыздан укып белә алырсыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев