Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Әниләрдәй кадерле

Һавадагы йолдызлар, болындагы чәчәкләр беребезне дә битараф калдырмыйдыр. Йолдызлары ерактан ук янып торуы, чәчәкләре хуш исе яисә җете төсләре белән безне иркәли, күңелне нечкәртә, җанны тынычландыра. Кешеләрнең дә шундый үзләренә тартып, каратып тора алганнары була. Бүген сүзем шуларның берсе хакында.

Чепья авылында яшәүче Зәкия Харис кызы Зарипова турында күпме генә язсаң да, нидер әйтелеп бетелмәгән кебек тоела. Яшьлегендә сәхнә тоткан, ике дистә ел мәдәнияттә эшләгән, аннан көнкүреш комбинатында мөдир булган, хәзер дә һәрнәрсәдән хәбәрдар Зәкия апа турында кемнән генә сорасаң да, уңай фикер, җылы сүз ишетерсең.

Зәкия Харисовнаның яше бик зур инде, көз көне 90 яшен тутырды. Күңеле матур кешенең бәйрәме дә күңелле була бит аның. Кемнәр генә котламады икән аны олуг юбилее белән. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, «Кайтаваз» радиосының баш мөхәррире Гөлйөзем Мәннапова юбилярга ихлас теләкләрен ирештереп, Рәсәй Президентының Котлау Хатын, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләмен, истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Район башлыгы юбилярның иңнәренә ак шәлъяулык салгач, Зәкия апа соклану хисләрен яшермәде һәм олы рәхмәтләрен ирештерде.

Әлеге истәлекле көндә туганнары, аларның балалары, оныклары кайлардан гына җыелмадылар. Күршеләр, төрле авыллардагы танышлар, санап бетерә торган түгел. Шулай булмыйни, аларның кайсына дөрес киңәшен биргән, кайсының йомышын телефон аша хәл иткән, кайсына туры юл күрсәткән Зәкия апа бит ул. Аның ярдәме белән күпме мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга тишек түбәләр ямалды, ауган коймалар яңартылды, кыйшайган лапаслар төзәлде. Күпме мескеннәрнең пенсияләрен тикшертеп арттыруга иреште, күпме ташламалар табарга булышкан кеше ул. Әле дә аның яныннан киңәш-табышка кеше өзелгәне юк. Кешеләрне яратуы, ачык күңелле, мул табынлы, ярдәмчел булгангадыр инде аның өенең буш чагы юк. Авыр чакта ярдәмчеллеге аны әнә шулай әниләрдәй кадерле итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр абый белән кыз һәм ул үстерделәр, укытып, вакыты җиткәч, башлы-күзле иттеләр. Балаларының игелекле булганына сөенеп, бүгенге көндә кызы Алсу тәрбиясендә яши ул. Оныгы Булатка кушылып җырлый-җырлый, шатлыкларга сөенеп, имин картлыгына, саулыгына шөкер итеп, кадерле әни, яраткан әби булып яши әле Зәкия апа.


Автор: Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы

Фото: Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей