Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Олы йөрәкле ана, кайгыртучан әби

Яңгул авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Фәүзия Мотыйгуллина котлаулар кабул итте.

90-95-100 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Район, авыл җирлеге, социаль яклау бүлеге җитәкчелеге ветеранның өенә барып, бүләкләр тапшыра, изге теләкләрен ирештерә. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез икән сез! Күз яшьләре аша рәхмәт әйтүләре, изге теләк теләүләре...  өлкәннәргә күп тә кирәкми шул.

Күптән түгел Яңгул авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Фәүзия Мотыйгуллина да котлаулар кабул итте. Юбилярга Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм район башлыгының Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме тапшырдылар, иңнәренә ак шәлъяулык яптылар. 90 яшьлек әби исә котлауларны кабул иткәннән соң, кунакларга яхшы мөгамәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Фәүзия апа 1930 елның ноябрендә Чутай авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары унбер яшь була. Сугыш чорының башка балалары кебек үк, ул да колхоз эшләрендә катнаша: күрше апалары белән бергә көлтә бәйли, суктыра, ура, чүп утый. Фәүзия апа бу авырлыкларны лаеклы үтеп, зур һәм тату гаилә төзи алган. Күптән түгел ул якыннары белән үзенең чираттагы юбилеен билгеләп үтте.

– Яшьлегебез бик авыр вакытларга туры килде, ачлык-ялангачлыкны да күп күрдек. 90га җитәрмен, дип уйламаган идем, Ходай биргән гомерне яшисе икән ул, – ди Фәүзия апа.

Фәүзия апа Яңгул авылы егете Рәхимулла белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Авыр еллар булса да, яңа йорт җиткереп, башка чыгалар.

Рәхимулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында катнашкан кеше, «Дан» ордены белән бүләкләнгән.

Фәүзия апа да, Рәхимулла абый да «Яңа тормыш» колхозында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызганыч, бүгенге көндә Рәхимулла абый гүр иясе. Юбиляр төп нигездә улы тәрбиясендә гомер кичерә.

Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Фәүзия апаның бүгенгесе муллыкта, кадер-хөрмәттә үтә. Олы йөрәкле ана, кайгыртучан әби үзе дә балалары, оныклары уңышына сөенеп, бүгенге көнгә шөкер итеп яши.

– Без күргәнне хәзерге һәм киләчәк буыннарга кичерергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын! – дип тели юбиляр.

Амин, шулай гына булсын, берүк. Киләчәктә әбекәйгә дә якыннары янәшәсендә сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей күркәм юбилей