Халык коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, түләүләр, йортларны карап тоту, калдыкларны чыгару һәм идарәче оешмаларның гамәлләре турында хәбәр итә алачак
Татарстанда 2026 елның 11 ноябрендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак.
Консультацияләр 10:00 дән 14:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.
Халык коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, түләүләр, йортларны карап тоту, калдыкларны чыгару һәм идарәче оешмаларның гамәлләре турында хәбәр итә алачак.
Шалтыратулар өчен телефон - (843) 236-00-71, Max мессенджерына хәбәрләр өчен— +7 965 593-86-64.
Татар-информ
Нет комментариев