Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2025 елда мобилизациядән бронь кагыйдәләре үзгәрә

Барлык предприятиеләр дә цифрлы үсеш предприятиесенең бәяләмәсен алырга тиеш.

2025 елның мартыннан мобилизациядән бронь кагыйдәләре үзгәрә, дип сөйләгән «RTVI»га Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты әгъзасы Виктор Заварзин. Бу хакта Интертат хәбәр итә.

Март аеннан бронь бары тик федераль ведомство вәкаләтләре генә булачак. Моңа кадәр бронь белән предприятие, төбәк җитәкчеләре шөгыльләнә алса, киләчәктә броньны бары тик федераль хакимият, Оборона министрлыгы гына бирәчәк. «Төбәк хакимияте шөгыльләнә алмый, федераль хакимият кенә», – дигән ул.

Барлык предприятиеләр дә цифрлы үсеш предприятиесенең бәяләмәсен алырга тиеш. Оешма икътисад үсешенә тәэсир итә, дигән бәяләмә алганда гына, андагы хезмәткәрләр броньга лаек дип табыла.

Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов сентябрь аенда контрактларның көтелгәнгә караганда күбрәк булуын әйтте. Шул сәбәпле, мобилизация көтелми, диде ул. «Контракт буенча барысы да әйбәт бара», – дигән Картаполов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мобилизация