Юбилей тәңкәсенең тиражы өч мең данә тәшкил итәчәк
Россия Банкы 2027 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 90 яшьлек юбилеена истәлекле тәңкә чыгарачак. Тиешле карарны Үзәк Банкның директорлар Советы кабул итте.
Тәңкә «Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев, тууына 90 ел тулуга» дип аталачак һәм «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясенә керәчәк.
Истәлекле тәңкәне 925нче пробалы көмештән ясаячаклар. Тираж өч мең данә тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан иткән иде.
Татарстан24
Нет комментариев