Аксубайның «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова вафат булды
Җәмгыять

Аксубайның «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова вафат булды

Людмила Викторовнаның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз

«Сельская новь» газетасының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» филиалы җитәкчесе Людмила Жаренова вафат булды. Бу хакта басма үз сайтында хәбәр итә.

Журналист медиахолдинг филиалы белән 2018 елның декабреннән җитәкчелек итте. Үлем сәбәбе онкологик авыру булган. Жаренова авыру белән озак көрәште, ләкин ул көчлерәк булып чыкты, дип ачыклык кертә «Татмедиа» җәмгыяте.

«Людмила Викторовнаның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз», – дип ассызыклана медиахолдинг хәбәрендә.

Татар-информ


Нет комментариев