Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Алан авылына солдат кайтты

Әмингә киләчәктә дә уңышлар һәм хыялларының тормышка ашуын телибез!

Алан авылында яшшүче Фәнилә һәм Хәлим Кәримовларның уллары Әмин, армия сафларында хезмәтен тәмамлап, туган якларына аяк басты.

«Ватан — ана, Ватан — бер, шуны яклап утка кер», — ди халык. Армия хезмәте бик килешкән авылдашыбызга. Яп-яшь егеттән кыю ир-егеткә әверелеп кайтырлык чыныгу урыны булган ул аңа. 

Авылдашыбызның Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән чиксез куанабыз. Әле кайчан гына озаткан идек кебек үзен, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, егетнең әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер. 

Ныгып кына калмаган Әмин, яңа дуслар да тапкан, моңарчы ишетеп кенә белгән күп шәһәрләрне күргән. Әле хәрби хезмәткә алынырга өлгермәгән дус-ишләрен дә кызыктырып өлгергәндер. 

Әмингә киләчәктә дә уңышлар һәм хыялларының тормышка ашуын телибез!

Рузалия Тимербаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев