Авыл көне җибәрми
Авылның активист кешеләрен хөрмәт итәргә кирәк
Һәр авылның да бер актив кешесе була. Комзавод авылында да менә авылның мулласы Рифат Минмуллин авылның яшәеше, бүгенгесе, киләчәге өчен җиң сызганып йөри.
Быел да авыл халкының күңеле булсын, читтә яшәүчеләрне дә кунак итү максатыннан, янә авыл җыены оештырды, корбан итеннән пылау пешертте.
Комзавод ул моңлы як, шуңа монда җырлаучысы да, биючесе дә ялындырып тормый, чыга да җырлый, кушылып бии. Тальянчылары булу белән дә бәхетле як бу. Инде менә күпме вакыт узды, авыл халкы һәм дә кайткан кунаклар күңеленнән бәйрәм хатирәләре китми, матур мизгелләре белән саклана. Иганәчеләр дә уеннарга бүләкләрне кызганмаган.
Рифат хәзрәт махсус хәрби операциядә булганнарга да ярдәм итә,әлерәк кенә Балтач бистәсендә яшәүче Гөлназ Шакированың чираттагы ялынннан китәргә җыенган улына мәчеттә җыелган сәдаканы тапшырды.
Авылның активист кешеләрен кадерләп сакларга, хөрмәт итәргә, кылган матур гамәлләренә кушылып, теләктәшлек белдереп яшәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев