Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтач егетләрен Росгвардиягә эшкә чакыралар

Сак идарәсе 37 ел район гражданнарының милке сагында тора

Күптән түгел Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге янында Росгвардия вәкилләре 18 яшьләре тулган егетләрне эшкә чакыру максатыннан, пропаганда-агитация эшләре башкардылар. Әлеге һөнәрне якыннан белергә теләп Норма һөнәр көллиятеннән дә курсантлар килгән, алар Росгвардиянең эшчәнлеге белән кызыксындылар, кандидатларга карата таләпләр белән таныштылар, хезмәткәрләргә нинди өстенлекләр каралганлыгы турында сораштылар.

— Росгвардиянең агитация автобусы бүген безнең районга килде, — ди районда ведомостводан тыш сакчыллык бүлеге җитәкчесе Ришат Ганиев. — Моңарчы инде ул республиканың бөтен районнарына да диярлек йөреп чыкты. Россиянең милли гвардиясе гаскәрләренә керергә теләүче кандидатларга куелган таләпләргә килгәндә, алар 18 яше тулган, 11 сыйныф белемле яки лицей кебек һөнәри уку йортын бетергән, армиядә хезмәт иткән, сәламәтлекләре нык һәм җинаять җаваплы-лыгына тартылмаган булырга тиешләр. Егетләрне ведомостводан тыш сакчыллык бүлегенә көтеп калабыз!

Егетләр Росгвардия хезмәткәрләренең бронижилет белән каскаларын да киеп карадылар. «Бүгенге көндә безнең райондагы сакчыллык бүлегендә 37 хезмәткәр эшли, район өчен бу аз», — ди Ришат Ганиев.

— Балтачка без яңа хезмәткәрләрне Росгвардиягә җәлеп итәр өчен килдек, — ди Казан каласы буенча ведомстводан тыш сакчыллык идарәсенең өлкән психологы Марина Зарубина. — Без үзебезнең кандидатларга тулы соцпакет тәкъдим итәбез, 18 яшьтән башлап 50 яшькәчә булганнар безгә эшкә керә ала, биредә хезмәт кую югары хәрби уку йортына керү мөмкинлеге дә бирә, хезмәткәргә ел саен материаль ярдәм каралган, хезмәт хакы 45 мең сумнан башлап түләнә. Миңа калса, бу акция бик файдалы, ул яшьләрне, гражданнарны яңа эш урынына җәлеп итә, безнең сафларны арттыра.

29 октябрь көнне Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Балтач сак идарәсе 37 ел район гражданнарының милеген саклау сагында тора. Бүгенге көндә коллективта 27 кеше хезмәт итә. Барлык ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росгвардия