Балтачлылар «Әкият» курчак театрында узган күргәзмә-сатуда катнашты
Социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алып үз эшләрен башлап җибәргән үзмәшгүль райондашларыбыз үз продукцияләрен тәкъдим итте
Инвалидлар декадасы кысаларында башкаланың «Әкият» курчак театрында зур күргәзмә-сату узды. Биредә ел саен үз продукцияләрен җитештерүче райондашларыбыз да хезмәт күрсәтә.
Социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алып үз эшләрен башлап җибәргән үзмәшгүль райондашларыбыз Альбина Сибгатуллина, Рашида Гафиуллина һәм Алинә Зәйнетдинова Балтач районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ярминкәдә катнашты.
Шулай ук үзмәшгүль булып теркәлгән Гарипова Зәлия һәм Сәфәргалиев Азат, кул эшләре остасы, лаеклы ялдагы өлкәнебез Гөлнур Вәлиева да җитештергән продукцияләре дә ярминкәдә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев