Балтачның көмеш волонтерлары хәрбиләргә булыша
Чәйләр хәрбиләр өчен әзерләнгән
Балтач районында, «Гаилә» милли проекты кысаларында, «Өлкән буын» федераль проектының иң мөһим чараларының берсе буларак, өлкән яшьтәге гражданнарны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.
«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «көмеш волонтерлар» белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бу көннәрдә изге күңелле өлкәннәребез, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен, шифалы үләннәрдән хуш исле чәйләр әзерләделәр.
Иреклеләр хәрәкәтенә кушылган һәркемне бер максат – илебезнең имин киләчәге өчен көрәш берләштерә. Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән алып, һәрьяклап матди ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле көмеш волонтерларыбыз! Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә сез үзегезнең көндәлек эшегез һәм хезмәтегез белән зур өлеш кертәсез!
#Гаиләмиллипроекты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев