Мастер-класс балалар белән вакытны файдалы үткәрүдән тыш, һөнәргә дә өйрәтә
«Хыял» яшьләр үзәгендә тагын бер күркәм экологик чара узды! Мастер-класс барышында катнашучыларның барысы да — кечедән алып олысына кадәр — канатлы дуслар өчен матур һәм уңайлы сыерчык оялары ясадылар.
Бу чара — табигатьне кайгырту һәм яшь буынны экологик тәрбиягә өйрәтү өчен зур адым.
- «Хыял» яшьләр үзәге коллективына мастер-класс өчен зур рәхмәт. Мондый чаралар балалар белән вакытны файдалы үткәрүдән тыш, һөнәргә дә өйрәтә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев