Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды (фото)
Җәмгыять

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды (фото)

Бәйрәм кунаклары кайнар мич коймагы һәм тәмле чәй белән сыйланды.

Балтач районының яшьләр сәясәтенә караган оешмалары -«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Форпост» оешмасы — «Сабантуй» ял паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырды. 

Чарага килгән һәр бала квест-уенда, күңелле эстафетада катнашты, лазерлы мылтыктан атты.

Бәйрәм кунаклары кайнар мич коймагы һәм тәмле чәй белән сыйланды. 

Оештыручылар тарафыннан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Фирүзә Гатиятуллина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев