«Балтачтагы вертолет төшә торган мәйданчыктагы чүпне күрсәгез, исең-акылың китә торган»
Бүген сайт укучыбыздан җан әрнүе белән язылган хәбәр һәм фотолар килеп иреште
Туган ягыбызның табигатенә битараф булмаган, аның өчен борчылган райондашларыбызның булуы сөендерә. Ә Җир-Анабызны чүпкә күмгәннәрне күреп күңел сыкрый.
«Балтачның хастаханә ягында вертолет төшә торган мәйданчыктагы чүпне күрсәгез, исең-акылың китә торган. Ниләр генә юк биредә. Яшьләр кая барырга белми, кичләрен бирегә җыела, күрәсең. Очрашып, кәеф-сафа коралар, ә алар артыннан өем-өем чүпләр генә кала.
Яшьләрне яклап язуым түгел. Бу гамәлләре билгеле бернинди кысаларга да сыймый. Җитәкчелеккә соравым гына бар: ни өчен хәзер яшьләр өчен дискотекалар оештырылмый, кинолар күрсәтелми икән? Вакытларын күңелле итеп уздыргач, табигатькә чыгып аны пычратырга вакытлары калмас иде, миңа калса.
Хәер, бу Балтачыбызда чүпкә баткан бердәнбер урын гына түгел. Халык өчен дип, ял итәр өчен ясалган паркларда көн саен күпме чүп җыештырыла. Юкса, янәшәдә генә чүп савыты, үзеннән калган чүпне шул савытка гына саласы бит, ә юк, җиргә атып китәләр. Беребез дә үз яшәгән йортын яки үз территориясен чүпкә батырмый. Ә нигә паркларны, ял итү урыннарын чүпкә батырабыз?» дип яза укучыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев