3 декабрь – физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең бәйрәм көннәре буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан районыбызда 1 сеннән алып 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге уза.
Ункөнлек кысаларарында район күләмендә концертлар куелачак, мастер-класслар күрсәтеләчәк. “Башваткыч” уены, спорт ярышлары булачак. Балалар өчен шөгыльләр оештырылачак, күчтәнәч пакетлар өләшенәчәк. “Әкияттә кунакта” дигән онлайн марафон үтәчәк.
“Кайнар линия “ эшләячәк (телефоны 2-43-78), сораулары булганнар юридик консультация алу мөмкинлегенә ия (телефоны 2-55-05). Һөнәр сайлау, эшкә урнашу буенча мәгълүматлар таратылачак.
10 декабрь көнне Норма мәдәният йортында җирле үзешчәннәр спектакль тәкъдим итә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Физик мөмкинлекләре чикле тамашачылар өчен керү бушлай.
Нет комментариев