Төп максат - заманча идарә һәм мәгълүмати технологияләр нигезендә дәүләт теркәве системасын үстерү
Ел саен интернет-кабул итү бүлмәсе һәм кире элемтә платформасы аша Татарстан Загсларына 2 меңнән артык мөрәҗәгать килә, алар буенча җаваплар вакытында тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, «Кешеләр өчен дәүләт» Федераль проекты барышында ЗАГСлар алдына сервис моделенә күчү бурычы куелган. Игътибар үзәгендә бланк һәм хисап түгел, ә кеше һәм аның конкрет тормыш ситуациясе тора.
ЗАГС белгече регистратор гына түгел, кешеләрнең төрле психоэмоциональ халәтләре белән эшләүче эмпатик консультант та. Татарстан ЗАГС органнары белгечләрен укытуның еллык программасына хәзер конфликтсыз һәм сакчыл хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тренинглар кертелде.
Шушы көннәрдә Казанда Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе узды. Пленар утырышта чыгыш ясап, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ЗАГСлар һәр гаиләнең тарихын һәм буыннар хәтерен саклый.
Татар-информ
Нет комментариев