Бу вакытта хоккей уйный идек
Климат ни чаклы үзгәрде
Дусларым! Һава суларга урамга чыктым. Урамда ноябрь. Ноябрьнең бер атнасы күз ачып йомган шикелле узды да китте. Җылы, рәхәт, кояш та чыгып алды бер ара. Урам кырында шау чәчәктә пигамбәр тырнагы гөле (ноготки). Чәчеп үстергән түгел. Үткән көз чәчәк үсентеләрен җыйганда орлыгы чәчелеп калган күрәсен. Быел җәй буе чәчәктә булды урам буе. Өй буенда хрезантемалар чәчәктә, розабызның бөресе күренә. Искитмәле. Ә без сабый чакта көзнең бу көннәрендә (каникуллар) су буенда боз өстендә хоккей (кәчә) уйный идек. Менә хикмәт, климат ни чаклы үзгәрде, әйеме?
Гөлзифа Нәҗипова,
Чутай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев