Комбинат хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде
Күптән түгел район җитәкчелеге Балтач сөт-май комбинатында хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашу барышында «Электрон Мактау тактасы»на кертелгән комбинат хезмәткәрләренә лауреат таныклыклары тапшырылды.
Эремчек ясау цехы хезмәткәре Ева Андреевага, машина йөртүче-экспедитор Данил Камалетдиновка, склад хезмәткәре Люция Сөнгатуллинага, котельная операторы Ринат Шиһабетдиновка, суыткыч җайланмалар машинисты Рифнур Кәбировка, хисапчы Нурания Насыйбуллинага тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.
Нет комментариев