Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Эш агачы бик мулдан бирер җимеш

Лилия Гатауллина (Исхакова) утыз беренче хезмәт юлына аяк баса

Балтач районында туып-үскән, туган ягында чыныгу алган мөгаллимә Лилия Гатауллина (Исхакова) утыз беренче хезмәт юлына аяк баса

Туган тел укытучылары ничектер йөрәккә якын, күкрәк сөте белән үстергән ана телен өйрәткәнгәме, нигәдер нурлы да, сөйкемле дә күренә алар. Балтач районында дөньяга килеп, Кукмара якларына тормышка чыгып, татар телен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән Лилия Гатауллинада да бар ул шундый чаткылар.

Лилия Фоат кызы 1975 елның 8 ноябрендә Балтач районының Арбаш авылында дөньяга килә. Әти-әнисе бүгенге көндә исән-сау, тигез, матур гомер кичерәләр. Гаиләдә ике бала үстеләр, үзе һәм энесе, энесе гаиләсе белән Арбашта яши.
Лилия тугыз ел Карадуган мәктәбендә яхшы билгеләргә генә белем алгач, Арча педагогика көллиятенә укырга керә. 1995 елда көллиятне Кызыл дипломга тәмамлап, Балтач гимназиясенә эшкә кайта, гимназия ачылганның беренче көннәреннән үк эшли башлый. Бер ел пионервожатый була, аннан соң укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Эшләү дәверендә Казан дәүләт педагогика университетында читтән торып белем ала. 1995 елдан 2016 елга кадәр Балтач гимназиясендә эшли, 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Кукмара 3нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Быелдан мөгаллимәнең мәгариф өлкәсендә утыз беренче хезмәт юлы башланды. Хезмәт еллары турында Лилия Фоатовна бик рәхәтләнеп сөйли:
— Балтачта эшләү дәверендә ике чыгарылыш чыгардым, — ди Лилия Фоатовна. — Татар эстрадасында таныш булган Нурминский, — Альберт Шәрәфетдинов, мәсәлән, минем укучым. Бик күп конкурслар, һөнәри бәйгеләр җиңүчесе булдым, фән кабинетлары конкурсларында беренче урынны ала идем, укучыларны бик күп олимпиадаларга әзерләдем, район слетлары, Яңа еллары, бәйрәмнәре минем конферансье талантымнан башка узмады. Чиксез рәхмәтлемен хезмәт урыным булган Балтач гимназиясенә, коллективына, ул чактагы директор Васил Шакировка, мәгариф идарәсе җитәкчелегенә. Беренче хезмәт елымны шушында башлау белән бик горурланам. Биредә мин чыныгу алдым, бернәрсәгә дә бирешмәскә өйрәндем.

Лилия Кукмара районына кияүгә чыга. Яңа җирдә тормыш итүләре кыен булмаса да, эшкә кереп китүләре җайлы гына бирелми. Ни дисәң дә, Балтач белән Кукмара халкы, балалары арасында аерма зурлыгын танырга туры килә укытучыга. «Балтачта халык барыбер дә тыйнак, тәртипле, кешелекле дип әйтимме соң инде, — ди ул. — Кукмарада барыбер икенче төрлерәк. Ләкин гимназиядә алган хезмәт тәҗрибәм югалып калырга ирек бирмәде, беренче көннәремнән эшкә тотындым, бүгенге көндә Кукмарадагы укучыларыма, аларның әти-әниләренә, мәктәп директоры, коллективыма олуг рәхмәтләремне ирештереп эшлим. Соңгы өч ел эчендә генә дә 20дән артык республика югарылыгындагы олимпиада нәтиҗәләрем бар. Халыкара олимпиадада шушы өч елда гына да дүрт җиңүче һәм призер әзерләдем, шулай ук өч ел рәттән — 2023, 2024, 2025 елларда республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында призерлар әзерләгән өчен республика грантына лаек булдым, 2024 елда җөмһүриятебездә иң яхшы татар теле укытучысы буларак та 200 мең сумлык грант алдым, 2024 елда районның иң яхшы татар теле укытучы буларак Кукмара районы башлыгының Грантына ия булдым. Әле моннан тыш исәпсез-хисапсыз конференцияләр һәм башка ярышлар... Алтынчы елын менә мәктәптә мәгариф хезмәткәр-ләренең профсоюз комитетын җитәклим, „Тылсым“ балалар театр студиясен алып барам. Балалар студиягә бик яратып йөри, күп конкурсларда катнашырга өлгердек, „Сәйяр“ конкурсларында лауреат булдык».

Лилиянең унбиш еллап тамада стажы да бар әле, район эчендә кайсы гына җитәкченең юбилеен, кемнәрнең генә туйларын алып бармады ул! «Хәзер йөрмим инде, туктадым», ди.

Сокланам мин Лилиягә, каян барысына да өлгерә, барысына да көч, вакыт табадыр?! Уңган-булган ханымның моңа җавабы әзер: «Мин гаиләмә, иремә, улыма рәхмәтле, әгәр дә алар миңа булышмасалар, мине аңламасалар, бу кадәрле нәтиҗәләргә ирешә алмас идем», ди ул. Шушы көннәрдә генә Лилия Гатауллина Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

8 ноябрь көнне мөхтәрәм укытучы Лилия Фоатовна үзенең 50 яшьлек гомер сукмагына аяк баса. Моңарчы да җәмгыятькә файдалы, игелекле булып яшәгән Лилия Гатауллинага алга таба да ныклы сәламәтлек, эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз! Юбилеегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле укытучылары