«Факел» клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында «Чәчәкләрем-гөлләрем»  кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды
Җәмгыять

«Факел» клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында «Чәчәкләрем-гөлләрем» кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды

Бәйгенең йомгаклау чарасы кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмәдән соң жюри җиңүчеләрне билгеләде

«Факел» клубында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында «Чәчәкләрем-гөлләрем» дип аталган кул эшләре бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Бәйгенең йомгаклау чарасы кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмәдән соң жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтова әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Жюри әгъзалары да үзләренә ошаган кул эшләренең авторларына аерым бүләкләр бирде.

"Фикердәш клубы" барча оештыручыларга һәм спонсорларга зур рәхмәтләрен җиткерде

 


Нет комментариев