Шушы көннәрдә "Факел" яшүсмерләр клубында да әниләр өчен зур бәйрәм оештырдылар.
"Әнием - кояшым минем" дип исемләнгән чара әниләрне тапкырлыкка да, зирәклеккә дә, җитезлеккә дә сынады. Тамашачылар арасыннан сайлап алынган иң тапкыр әниләр "Башваткыч" уенында катнашты. Балаларның музыкаль чыгышлары чараны тагын да ямьләп җибәрде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында балаларр әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев