Балтачта вакытлы матбугантка язылу кампаниясе бара.
Бәяләр көн саен артып тора. Моңа ияләштек тә кебек. Тик барыбер артык акча түлисе килми. Менә шундый бәяләр күтәрелгән чорда "Хезмәт" («Азьлане») газетасына арзан бәядән язылу мөмкинлеге тәкъдим итәбез.
11-21 май көннәрендә районның барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәреләчәк. Бу чорда «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына ташламалы бәя белән бары 603, 18 сумга язылып булачак. Мондый мөмкинлектән файдаланып, район газетасына арзан бәядән язылып калыгыз.
Шулай ук «Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» дип аталган социаль акция кысаларында якыннарыгызга "Хезмәт" һәм «Азьлане» газеталары яздырып та үзенчәлекле бүләк ясый аласыз.
Нет комментариев