Гөлназыбыз "Ел студенты"нда лауреат булды
Җәмгыять

Гөлназыбыз "Ел студенты"нда лауреат булды

Гөлназ Әсхадуллина "Ел студенты - 2019" конкурсында лауреат исеменә лаек булды.

Кичә райондашыбыз, Норма авылы кызы Гөлназ Әсхадуллинадан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Ул Казан федераль университетында уздырыла торган "Ел студенты - 2019" конкурсында "Интеллект года в области гуманитарных и социально-экономических наук" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.

"Иң зур рәхмәтләремне фәнни җитәкчемә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, әти-әниемә, дусларыма җиткерәм. Бу безнең уртак җиңүебез", дип сөенече белән уртаклаша Гөлназ. Райондашыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Фото: Гөлназ Әсхадуллинаның шүхси архивыннан


студент ел студенты

Нет комментариев